+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2022, 14:48

Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. Анда ул болай дип язган.

Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды

“Безнең игенчеләр язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләп килә. Сабан культуралары 2,066 миллион гектар мәйданда чәчелгән. Барлыгы 2,168 миллион гектар мәйданда чәчү эшләре планлаштырылган иде. Ерак һәм сазлыклы мәйданнарда гына эшләр калды, карабодай чәчәсе бар әле. Шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнде, ул 43,4 мең гектарда чәчелде, бу узган елдагыга караганда 7 мең гектарга күбрәк. Икмәк тә, шикәр дә булачак. Авыл кешеләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

Ә әлегә чәчелгән орлыклар чыкканчы игенчеләр бәйрәм итәргә лаек. Бу атнада республиканың 18 районында “Сабан бәйрәме” узды. Безнең халык тырышып эшли генә түгел, рәхәтләнеп ял да итә белүен күрсәтте.

Сүз уңаеннан, Башкортстанда инде ничәнче ел Сабантуйлар аек үтә. Бу көнне районда спиртлы эчемлекләр сатмыйлар. Һәм башта миңа бу карар өчен ачуланучылар булса да, вакыт безнең барысын да дөрес эшләгәнлегебезне күрсәтте. Күңел ачулар көнне хокук бозулар саны юк диярлек дәрәҗәгә төште.

Р. S. Яңгырлар сабантуйларда бәйрәм атмосферасын бераз бозды, тик авыл халкының кәефен төшерә алмады. Алар яхшы белә: яхшы яңгыр - мул уңышка”.

Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Республиканың 18 районыда сабантуйлар узды
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: