+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2022, 14:59

Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз

Уралда иң борынгы бакыр эретү заводы төзекләндереләчәк, дип хәбәр иткән идек инде. 2 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы алдыннан Мәләвез районының Воскресенский авылында "Воскресенский заводы Арт-үзәге" проекты кысаларында төзекләндерелә торган Воскресенский бакыр заводының территориясен карады.

Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз

Бу завод тарихы турында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы болай дип язган:
“Воскресенский бакыр эретү заводы - Көньяк Уралда металлургия (бакыр кою) заводының иң беренчесе. Ул сәүдәгәр Твердышев тарафыннан төзелгән һәм 1745 елның 16 ноябрендә эшли башлаган.

Аның белән бергә 320 йортка шундый ук атамалы авыл барлыкка килә, аның барлык халкы Русиянең көнбатыш өлкәләреннән Уралга күчерелгән. Бу заводтан төбәктә көчле тау заводы төзелеше башланды.

Воскресенский заводы - Твердышев-Мясников тау заводы компаниясенең беренче сәнәгать предприятиесе, Русиядә беренче булып стратегик чимал - бакыр кою буенча шәхси компания.

Воскресенский артыннан чирек гасыр эчендә Көньяк Уралда шул ук схема буенча якынча 20 металлургия заводы төзелгән, ягъни ул Көньяк Уралны, ким дигәндә, 100 елга алдан сәнәгать үзләштерү системасын формалаштыруның башлангыч ноктасы булып тора. 1756 елдан Твердышев-Мясниковларның тау заводы компаниясе бакыры Екатеринбургка монета сугу өчен җибәрелгән.

Русиянең 500 тау заводыннан, Воскресенский бакыр эретү заводы Урал тауларында урнашканнарның иң зурысы булган.

Крестьяннар сугышы вакытында Пугачев җитәкчелегендә заводны басып алалар. Биредә баш күтәрү өчен туплар тупланган. Емельян Пугачев заводта шәхсән үзе була һәм, шундагы картлар раславынча, Словущейның Воскресение хөрмәтенә төзелгән авыл чиркәвенә гыйбадәт кылырга йөри. Воскресенскидан киткәндә "пугачевчылар" заводны яндырган һәм җимергән, аны 1777 елда гына хәрабәләрдән тергезгәннәр.

Предприятие 1902 елга кадәр эшли. Воскресенский заводында 150 ел эшләү дәверендә 1,7 миллион пот (27,7 мең тонна) чиста бакыр чыгарылган.

Воскресенский бакыр эретү заводы эшләтеп җибәрелгәннән соң 12 ел үткәч, Иван Твердышев һәм Иван Мясников 1757 елда Тор елгасында өч бакыр мичле Верхоторский заводы төзетеп бетерә, ул Воскресенский бакыр эретү заводыннан 12 чакрым ераклыкта гына була.

XVIII гасыр ахырында заводка 29 мең дисәтинә җир бирелгән. Предприятиенең 140 бакыр руднигы булган, анда 1 500дән артык эшче хезмәт салган. Завод каршында чиркәү, училище, ике су тегермәне эшләп килгән. Хәзерге вакытта Верхоторск завод комплексы территориясендә биш объект сакланган. Хәзер завод идарәсе, склад бинасы, завод күпере һәм чиркәү биналары төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәлләре булып тора. Верхоторск заводы күпере Тор елгасы аша XIX гасырда төзелгән. Күпердә төзелешнең башлану яисә тәмамлану датасы белән такта эленеп тора - 1855 ел”.

Башкортстан Башлыгы эш темпларын тизләтергә һәм завод территориясен төзекләндерүнең беренче этабын быел 1 октябрьгә тәмамларга кушты.

 

Фото: glavarb.ru

Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Тарихны бүгенге белән тоташтырачакбыз
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: