+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2022, 11:05

Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте

2 августта Мәләвез районының Воскресенский авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышын үткәрде. Катнашучылар республика территориясендә сәнәгать мирасын саклау мәсьәләләре, “Торатау” һәм “Янгантау” геопарклары эшчәнлеге турында фикер алышты.

Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте

Утырыш алдыннан төбәк җитәкчесе "Воскресенский заводы Арт-үзәге" проекты кысаларында төзекләндерелә торган Воскресенский бакыр заводының территориясен карады.

- Көньяк Урал сәнәгать мирасы күзлегеннән караганда уникаль. Биредә тау эше нык үскән. Мәсәлән, Воскресенский авылында бакыр заводының стеналарында кирпеч кладка сакланган, - дип билгеләп, үтте утырышны ачып, Радий Хәбиров. - Әлбәттә, күп кенә тарихи объектлар ташландык хәлдә. Шуңа күрә аларны һичшиксез тәртипкә китерәчәкбез. Шул ук вакытта яңартылган объектлар өчен вакыйгалар повесткасын да уйлап табу, аларның территориясенә төрле чаралар җәлеп итү бик мөһим.

Географик җәмгыятьнең башкарма директоры урынбасары Сергей Корлыханов республиканың мәдәни мирасны һәм этнографияне саклауга керткән өлешен югары бәяләде.

- 167 илдә 1 154 табигый һәм мәдәни объект исәпләнә. Русия бу күрсәткеч буенча дөньяда тугызынчы урында тора, - дип хәбәр итте ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Мәскәүдән видеоэлемтә буенча. - Шул ук вакытта дәүләт үсеше тарихында мөһим чорларны чагылдыра торган сәнәгать мирасына игътибар арта. Мондый объектларның күбесе инде ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Шуңа бәйле рәвештә Башкортстанның сәнәгать мирасын популярлаштыру мөһим, аерым алганда, Воскресенский бакыр эретү заводын. Күптән түгел республика Башлыгы Радий Фәритович Хәбиров белән очрашу вакытында без аның перспективалары турында фикер алыштык. Бу тарихи объектны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү максатыннан һәрьяклап бәяләп чыгарга кирәк.

Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара советның Милли комитеты президенты, Мәскәүнең мәдәни мирас департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Леонид Кондрашев Русия башкаласында XVIII-XIX гасырларда төзелгән элекке завод корпусларын реконструкцияләүнең уңышлы мисалларын китерде.

- Безнең сәнәгать мирасы проектлары бай тарихка ия һәм туристлар өчен бик кызыклы, әмма еш кына зур шәһәрләрдән шактый ерак урнашкан. Шуңа күрә монда барысын да җентекле уйларга кирәк - уңайлы юллар, сервис һәм башкаларны, дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Урыс географик җәмгыятенең төбәк бүлегенең күчмә киңәшмәсен дәвам итеп, анда катнашучылар “Торатау” һәм “Янгантау” геопаркларын үстерү турында фикер алышты.

Башкортстан Башлыгы, аерым алганда, республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына геопаркларның туристик инфраструктурасын комплекслы үстерү проектын эшләп бетерергә кушты.

 

Фото: glavarb.ru

Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Урыс географик җәмгыяте төбәк бүлегенең күчмә утырышы үтте
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: