+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2022, 15:05

Уфа белән Индонезия арасында туры авиаочыш мәсьәләсе тикшерелде

Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаровның Индонезия Республикасы (Саткар) улемнарының эшче төркеме делегациясе белән очрашуы булды, аны Индонезиянең «Голкар» партиясеннән парламент әгъзасы Идрис Лаэна җитәкли.

Уфа белән Индонезия арасында туры авиаочыш мәсьәләсе тикшерелде
Уфа белән Индонезия арасында туры авиаочыш мәсьәләсе тикшерелде

Яклар сәнәгать, сәүдә-икътисади, мәдәни һәм фәнни хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән Индонезия арасында күптән инде ике яклы хезмәттәшлек урнаштырылган, ә Индонезия вәкилләре республикага берничә тапкыр килгән.

Премьер-министр искә төшергәнчә, 2018 елда Башкортстан ШОС һәм БРИКС илләре кече бизнесының IV форумы кысаларында Көнбатыш Ява провинциясе губернаторы җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

- Тышкы икътисади эшчәнлек географиясен бездә 112 ил тәкъдим итә. 8 ай эчендә республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 3 миллиард доллардан артып китте. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 20 процентка югарырак. Без Ислам илләре белән икътисади мөнәсәбәтләрне актив хуплыйбыз. Ел саен алар белән товар әйләнеше арта бара. Узган елда ул 352 миллион доллардан артты. Бу санны 2019 елдагы белән чагыштырганда, мөселман илләре белән экспорт күләме ике тапкырга артты, - диде республика Хөкүмәте Рәисе. - Без Индонезия белән дә икътисади хезмәттәшлекне үстерәбез. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча безнең тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллион доллар дәрәҗәсендә. Узган елдагы белән чагыштырганда, ул 70 проценттан артты.

Эшлекле очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, республика хәзер Индонезиягә химия һәм машина төзелеше продукциясен, азык-төлек товарларын озата, ә целлюлоза-кәгазь һәм текстиль эшләнмәләрен сатып ала.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/news/19421/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: