+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2023, 10:39

“Хатын-кыз бәхете территориясе” - эфирда

Әлеге минутларда БСТ телеканалының туры эфирында "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясенең телемарафоны уза.

“Хатын-кыз бәхете территориясе” - эфирда
“Хатын-кыз бәхете территориясе” - эфирда

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан программада матур теләкләр, яхшы киңәшләр һәм теләктәшлек итүче сүзләр күп.

Ачык академия өчен традицион булган темалар – сәламәтлек һәм матурлык, балачак чоры һәм ана булу, сәнгать һәм стиль, психология һәм үсеш турында эфирда чакырылган экспертлар һәм кунаклар фикер алыша. Шулай ук тәмле рецептлар һәм башкалар тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы Радий Хәбировның тормыш иптәше, табиб-стоматолог, ортодонт Каринэ Владимировна Хәбирова - ачык академиянең авторы. Әлеге проект 4 ел дәвамында республикадагы хатын-кызларга ярдәм итә.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: