-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2023, 20:07

Көннәр җылына – ташкыннар уяна

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 31 мартка су дәрәҗәләре буенча яңартылган һәм актуаль мәгълүматны җиткерәбез.

Көннәр җылына – ташкыннар уяна
Көннәр җылына – ташкыннар уяна

1. Уфа шәһәренең Дуслык монументы районында Агыйдел елгасы биеклеге 236 см (+117 см, куркыныч тудыручы дәрәҗә 730 см)

2. Куергазы районының Бөгелчән авылында Агыйдел елгасы, дәрәҗәсе 238 см, (+78 см, 583 см)

3. Бөре районының Бөре шәһәрендә Агыйдел елгасы, дәрәҗәсе 262 см (+74 см, 910 см)

Республикада 8 муниципаль берәмлек территориясендә су басуның 10 очрагы контрольдә.

Башкортстандагы ташкынга бәйле хәлне автоматлаштырылган система, "Ка-32" вертолеты һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә күзәтәләр. Һәр кеше Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына сылтама буенча керә һәм елгалардагы актуаль хәлне карый ала.

Фото: portal.introgis.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: