+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 июль 2023, 16:42

Мунча осталыгы буенча чемпионат күргәнегез бармы?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Сәламәтлек һәм туризм" Бөтенрусия фестивалендә Уфада мунча осталыгы буенча Идел буе федераль округы чемпионатының сайлап алу этабында катнашты.

Мунча осталыгы буенча чемпионат күргәнегез бармы?Мунча осталыгы буенча чемпионат күргәнегез бармы?
Мунча осталыгы буенча чемпионат күргәнегез бармы?

- Бездә дөньякүләм әһәмияткә ия уникаль табигый һәйкәлләр урнашкан. Бу, мәсәлән, ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәрендә тәкъдим ителгән "Янгантау" геопаркы. Шифаханә-курорт комплексы һәм дәвалау минераль чыганаклары бөтен дөньяда танылу алган.

Алты республика шифаханәсе "АП-100 Русия шифаханәсе"нә керә. Алар "туристик кешбэк" хисабына файдалана алырлык уникаль дәвалау программаларын тормышка ашыра. Бу механизм юллама бәясенең 20 процентына кадәр компенсацияләргә мөмкинлек бирә. Узган елда аның белән якынча 16 мең кеше файдаланды, - дип аңлатты Премьер-министр.

Андрей Назаров, шулай ук, төбәктә медицина туризмының актив үсеш алуын билгеләп үтте. Башкортстанның потенциалы бик зур. Республика традицион рәвештә офтальмология, травматология, кардиология, репродуктив технологияләр һәм медицина генетикасында көчле. Йөзләрчә катлаулы операция Башкортстан медицина университетының робот һәм гибрид хирургиясе үзәкләрендә уза.

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы кысаларында фәнни-җитештерү биомедицина экосистемасы төзелә. Ул ген терапиясен кулланып, авыруларны диагностикалауның һәм дәвалауның уникаль технологияләрен эшләүдә махсуслашачак.

Хөкүмәт Рәисе ассызыклаганча, төбәктә күп кенә традицион, уникаль медицина һәм сәламәтләндерү практикалары гамәлгә ашырыла. Иң яраткан һәм киң таралганнарының берсе - мунча.

- Хәзерге мунча культурасы күп төрле. Ул ивент-индустрия буларак күренә, моңа бу фестиваль, бизнес, спорт һәм, әлбәттә, сәламәтләндерә торган практика дәлил булып тора. Мунча бизнесы белән кызыксыну даими арта. Монда рентабельлелек 50 процентка якын, ә инвестицияләрнең үз-үзен аклавы 3 елга кадәр бәяләнә. Монда үсеш перспективалары безнең уникаль табигый һәм рекреацион ресурсларыбызның интеграцияләнүендә, яңа туристик продуктлар булдыруда күренә, - дип билгеләде Премьер-министр.

Белешмә:
“Сәламәтлек һәм туризм” сәламәтләндерү практикасы форумы 29 июльдән 30 июльгә кадәр Уфада Кашкадан мәдәният һәм ял паркы мәйданчыгында узды.
Фестиваль кысаларында "На рахате" мунча шәһәрчеге оештырылды, ул - бөтен Русиядән мобиль мунча, мич, чаннар җитештерүчеләрнең 30дан артык мунча экспозициясеннән торган комплекс.
Форумның эшлекле өлеше кысаларында "Медицина туризмы: яңа офыклар" пленар утырышы узды, дискуссия мәйданчыклары, секцияләр эшләде.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас