Чара кысаларында «Шәхси хокук турында диалоглар» дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә катнашучылар гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләре буенча фикер алышты. Әлеге проектның бурычы - шәхси хокук идеяләрен алга сөрү, фәндә яңа исемнәр эзләү, Русия шәһәрләрендә төрле фәнни мәктәпләрнең тыгыз аралашуын оештыру.
- Гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләре, һичшиксез, теләсә кайсы дәрәҗәдәге эшкуарлар өчен мөһим. Китерелгән зыянны ничек түләтү, кредит йөкләмәләрен үтәргә ничек мәҗбүр итү, килешүдә катнашучыларга нинди яңа йогынты төрләре гражданлык законнары белән бәйле булуы турында да сөйләшербез, - дип билгеләп үтте конференция башланыр алдыннан чара модераторы, Шәхси хокук буенча тикшеренү үзәге җитәкчесе, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү буенча совет әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор Лидия Михеева.
Чарада спикерлар ясалма интеллект кулланганда китерелгән зыян өчен гражданлык-хокукый җаваплылык турында да фикер алышты.
Фото: pravitelstvorb.ru