+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2023, 22:19

"Ярдәм поезды" ике районда булды

Махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен "Ярдәм поезды" Бөре һәм Кырмыскалыда булды.

"Ярдәм поезды" ике районда булды
"Ярдәм поезды" ике районда булды

Чара «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы тарафыннан оештырылды. Биредә Кырмыскалы, Архангель, Гафури районнарыннан һәм Межгорье шәһәреннән 100гә якын кеше килгән.

Бөре шәһәрендә "Ватанны саклаучылар" фонды филиалының социаль координаторларына, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләренә консультация сорап, Бөре, Благовещен, Мишкә, Аскын һәм Караидел районнары халкы мөрәҗәгать итте.

Биредә төрле сораулар белән 100дән артык кеше кабул ителде, 200дән артык сорауга җавап бирелде. Гариза бирүчеләр юридик консультация, федераль һәм региональ ярдәм чараларын аңлату, медицина ярдәме оештыру сорап мөрәҗәгать итте.

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина филиалның «Ярдәм поезды» акциясен уздыруы нәтиҗәләре буенча республика халкыннан яхшы җаваплар алуын сөйләде.

Алдагы кабул итү 7 декабрьдә Бәләбәй шәһәрендә узачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: