+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2023, 20:25

Яңа елга әзербезме?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә - Яңа ел шәһәрчекләрен төзекләндерү һәм иминлек таләпләрен исәпкә алып мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү мәсьәләләре.

Яңа елга әзербезме?
Яңа елга әзербезме?

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова муниципалитетларда боз һәм бәйрәм мәйданчыклары төзүне 20 декабрьгә төгәлләүләрен хәбәр итте. Барлыгы 1 012 Яңа ел шәһәрчеген җиһазландырачаклар, 2 103 чыршы һәм 2 меңнән артык арт-объект урнаштырачаклар. Уфада 149 чыршы, 19 яңа ел шәһәрчеге рәсмиләштерелә.

Төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр иткәнчә, Яңа елга республика халкы өчен 28 мең киңүләм чара оештырыла, аларда 2 миллион кунак көтелә. Вакыйгалар турындагы мәгълүматны традицион "Яңа ел календаре"ндә белергә мөмкин булачак. Ә каникуллары чорында, 4-11 гыйнварда, республика районнарында Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елына багышланган «Яңа ел гаилә уеннары-2024» узачак.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, ел саен Яңа ел каникулларында республикада күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырыла. Радий Хәбиров төбәк Мәдәният министрлыгына ятим балаларга, ата-аналары хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

- Без шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырырга карар кылдык, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Муниципалитет башлыкларыннан бу мәсьәләгә формаль рәвештә якын килмәвегезне сорыйм. Бүләкне кызыклы һәм оригиналь тапшырырга кирәк. Бу гадел булачак, чөнки бу егетләрнең әтиләре сугыш зонасында.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: