+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар , 21:37

10 яшьлек кызын әсирлектә тоткан...

gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Бу хатын баласын төрле урыннарда яшереп яшәгән.

Башкортстанда бер хатын үз кызын әсирлектә тоткан. Федераль суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әнисе 10 яшьлек балага урамга чыгарга, мәктәпкә йөрергә рөхсәт итмәгән, күршеләре исә ул баланың барлыгын да белмәгән. Хатын беркайда да эшләмәгән һәм кызын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән.

Суд хатынны кызын әтисенә тәрбиягә бирергә карар чыгарган, ләкин ул, суд карарын үтәүдән качып, берничә тапкыр яшәү урынын үзгәрткән, кызны яшергән.

Хатын-кыз банк картасын кулланмаган һәм беркемгә дә ишек ачмаган. Нәтиҗәдә, Стәрлетамакның суд приставлары ана белән баланың кайда булуын барыбер ачыклаган.

Нәтиҗәдә, хатынны тоткарлаганнар. Бала белән бүген махсус табиблар эшли.

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас: