- Яклар гастрономия туризмын, гомумән, кулинар хәрәкәтне үстерүгә һәм бер-берсенә ярдәм итү, уртак осталык дәресләре үткәрү турында килеште, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Меморандум кысаларында яклар быел сентябрьдә Уфа шәһәрендә Бөтенрусия кулинар конгрессын бергәләп үткәрү турында килеште.
- Бу чара Русиянең төрле төбәкләреннән кулинария сәнгате профессионаллары арасында тәҗрибә һәм белемнәр алмашу өчен мөһим мәйданчык булачак. Ул барлык катнашучыларга да файда китерер һәм кулинар сәнгатьне үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам, - дип өстәде Алексей Гусев.
Исегезгә төшерәбез, Русиянең Кулинарлар ассоциациясе - төрле аш-су осталары һәм аларның ассоциацияләрен, җәмәгать туклануы һәм сервисы предприятиеләрен һәм профессиональ хезмәткәрләрен берләштерүче һәм Русия базарында әлеге тармакка ярдәм итү, ныгыту һәм үстерү белән шөгыльләнүче әйдәп баручы оешма.