+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль , 19:14

Радий Хәбиров: "Почта бик мөһим"

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия Почтасы» генеральный директоры Михаил Волков белән очрашты. Көн тәртибендә - республикада почта элемтәсен үстерү, төбәкнең торак пунктларында «Русия почтасы» бүлекчәләрен модернизацияләү.

Радий Хәбиров: "Почта бик мөһим"
Радий Хәбиров: "Почта бик мөһим"

- Бүген бездә бик күңелле вакыйга. Без ремонтланган 35 почта бүлекчәсен ачабыз. Бу проект Русия Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Безнең өчен ул бик мөһим. Башкортстан буенча 1 280 бүлекчәнең 1 070е авыл җирлегендә урнашкан, күпчелеге модернизацияләүгә мохтаҗ. Узган ике елда без инде 55 бүлекчә ремонтлаган идек, - диде Радий Хәбиров.

Михаил Волков Башкортстанның идарә командасына почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруда актив ярдәм иткән һәм «Русия почтасы» белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт белдерде. Очрашу вакытында Радий Хәбиров һәм Михаил Волков «Русия почтасы» өчен кадрлар әзерләү һәм җәлеп итү темасын тикшерделәр. Михаил Волков шулай ук агымдагы елда билгеләп үтеләчәк Уфаның 450 еллыгына «Русия почтасы» юбилей маркасы әзерли дип билгеләп үтте.

Соңрак Радий Хәбиров һәм Михаил Волков Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) видеоэлемтә режимында төбәктә яңартылган 35 почта бүлекчәсе эшенә старт бирделәр.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы һәм «Русия почтасы» генеральный директоры авылда почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы турында сөйләделәр.

- Авыл өчен, әлбәттә, почта бик мөһим. Анда яшәүчеләр хатлар җибәрә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, яңа вакытлы басмалар ала. Почта халыкны җәлеп итү үзәгенә әверелә, алар анда сөйләшергә килә алалар. Бүлекләрне модернизацияләү кысаларында компьютерлар да урнаштырыла, ягъни кеше мәсьәләләрне «Дәүләт хезмәтләре» аша хәл итә ала. Һәм моның өчен без «Русия почтасы»на бик рәхмәтле. Шуңа күрә авыл халкының күп өлеше булган төбәкләрдә без почта бүлекчәләренең эшен мөмкин кадәр озаграк саклап калуны сорыйбыз. Аларның күпчелеге рентабельсез һәм «Русия почтасы»ның финанс кертемнәре хисабына тотыла. Авыл халкы саны арткан яки югары дәрәҗәдә калган җирдә без почта бүлекчәләрен саклап калачакбыз, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: