Владимир Путин Юллама белән мөрәҗәгать итте
Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чарада яңгыраган цитаталарны тезислап бирәбез.
- бүген сүз якын планнар турында гына түгел, ә стратегик бурычлар турында да барачак;
- Русия җәмгыятендә мәрхәмәтлек, үзара ярдәм, теләктәшлек кебек кыйммәтләр өстенлек итә;
- беркемгә дә безнең эчке эшләребезгә тыкшынырга рөхсәт итмәячәкбез;
- суверенитетны саклау һәм ныгыту бүген барлык юнәлешләр буенча бара;
- Көнбатыш ялганлауын дәвам итә, хәзер, Русия Европага һөҗүм итәргә җыена, дип белдерә, кыскасы - акылдан шаша;
- суверен көчле Русиясез бернинди дә ныклы дөнья тәртибе мөмкин түгел;
- 120 миллиард сум урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга һәм җиһазландыруга юнәлдереләчәк;
- югары уку йортларының 800 тулай торагына капремонт ясау планлаштырыла;
- хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен санлы технологияләрне идарә итүгә кертергә кирәк;
- 2,8 миллион сумга кадәр күләмдә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында ирекле тупланмалар дәүләт тарафыннан иминиятләштереләчәк, ягъни аларны кире кайтару гарантияләнәчәк;
- Хөкүмәтне, парламентарийлар белән берлектә, бизнесның салымын оптимальләштерү схемаларын кулланырга мәҗбүр булган компанияләргә карата амнистия параметрларын эшләүне сорыйм;
- Барлык хакимият органнарыннан киләчәктә дә геройларыбызның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләвен сорыйм;
- Безнең солдатлар һәм офицерлар - христианнар һәм мөселманнар, буддистлар һәм иудаизм тарафдарлары, төрле этнослар, мәдәниятләр, төбәкләр вәкилләре Русия халкының бердәмлеген үз батырлыклары белән исбатладылар;
- Без бу сугышны Донбасста башламадык, әмма без аны тәмамлау, нацизмны бетерү, барлык бурычларны хәл итү өчен барысын да эшләячәкбез;
- Русиядә яңа кораллар өстендә эш дәвам итә, тиздән алар турында барысы да ишетәчәк;
- әлегә - Русиянең стратегик атом көчләре тулы әзерлек хәлендә;
- бездә дә аларның [дошманнарның] территорияләрендәге объектларга зыян китерә алырлык корал бар;
- мәхәббәт, үзара ярдәм һәм ышаныч кыйммәтләре буыннан-буынга тапшырыла;
- күпбалалы гаилә - ул норма, җәмгыять тормышы фәлсәфәсе бөтен дәүләт стратегиясенең ориентирларына әверелергә тиеш;
- гаиләнең төп бурычы - балалар тудыру һәм тәрбияләү, кешелек нәселенең дәвамы, балаларны тәрбияләү, күпмилләтле халкыбызның яшәеше дәвам итүе;
- Ана капиталы программасын ким дигәндә 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм һ. б.
- 2018 елдан 2022 елга кадәр Русиядә күпбалалы гаиләләр саны 26,8 процентка арткан;
- Русиядә уртача гомер озынлыгы 73 елдан артып китте. Без коронавирус пандемиясенә кадәр булган дәрәҗәгә кайттык. 2030 елга Русиядә гомер озынлыгы 78 елдан да ким булмаска тиеш, ә алга таба 80+ дәрәҗәгә чыгарбыз, дип ышанам;
- Без исерткеч эчемлекләр куллануны, бигрәк тә каты алкоголь эчүне шактый киметтек. Бу, һичшиксез, милләт сәламәтлегенә уңай йогынты ясый;
- "Эчүне ташла, чаңгыга бас": киләсе елдан диспансерлаштыру узучылар һәм ГТО нормативларын тапшыручылар өчен салым ташламасы кертеләчәк;
- Киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы старт алачак. Бу максатларга 400 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез;
- Балалар өчен укыту йөкләнеше баланслы булырга тиеш;
- БДИ механизмы камилләштерелергә тиеш. Чыгарылыш укучыларына икенче мөмкинлек бирергә тәкъдим итәм: укучы теләге буенча аңа кабул итү кампаниясе ахырына кадәр бер фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә кирәк;
- 2030 елга МРОТ 35 мең сумга кадәр артырга тиеш
- «Мәгълүматлар икътисады» дигән яңа гомумдәүләт проектын башлап җибәрү;
- югары тизлекле Интернетны Русия Федерациясенең бөтен территориясендә диярлек тәэмин итү;
- төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча бурычларының өчтән ике өлешен гамәлдән чыгару;
- төбәкләргә гомумдәүләт проектлары максатларына ирешү кысаларында акча белән идарә итүнең киң мөмкинлекләрен бирү;
- кайбер компанияләр салымнан качу яисә салым түләүләрен киметү өчен кулланган төрле закон бозуларга амнистия игълан итү;
- кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсын 2030 елга кадәр озайту;
- илдә 6 ел эчендә янә 30 меңнән артык җәмәгать киңлеген төзекләндерү;
- "Пушкин картасы" программасын киңәйтү;
- "Авыл мәдәният хезмәткәре" программасын эшләтеп җибәрү. Авылга эшкә күчкән белгечкә 1 миллион сумлык түләү бирү. Ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста һәм Новорусиядә бу сумма 2 миллион сум булачак;
- 2 процентлы ташламалы ставкалы ипотеканы махсус операциядә катнашучыларга да бирү
- коммерцияле булмаган бакча ширкәтләрен (СНТ) газлаштыру турында: социаль газлаштыру программасын киңәйтергә һәм йорт кишәрлекләре чикләренә кадәр линияләрне үткәрергә;
- махсус операциядә катнашучылар артка чигенмәс, сынатмас һәм илебезне сатмас, дип ышанам;
- «элита» сүзе дискредитацияләнде. Чын элита - ул Русиягә хезмәт итүчеләр, эш белән Русиягә тугрылыкларын исбатлаган хезмәт ияләре һәм сугышчылар;
- СВОда катнашучылар өстенлекле тәртиптә алдынгы вузларда югары белем ала алачак;
- ел ахырына кадәр бүген әйтелгән барлык гомумдәүләт проектлары расланырга, бер-берсе белән килештерелергә тиеш. Бу аерым ведомстволарның проектлары түгел, алар уртак системалы бурычлар, безнең дәүләт үсеше максатларына ирешү өчен эшләргә тиеш;
- тәкъдим ителгән программаларның төп нәтиҗәсе тонналар, километрлар һәм сарыф ителгән акча күләме белән генә үлчәнми, иң мөһиме - кешеләрнең тормышларын яхшы якка үзгәртү;
- без - бер зур гаилә. Без бергә, шуңа күрә барысын да планлаштырганча эшләячәкбез. Безнең җиңүләргә, уңышларга, Русиянең киләчәгенә ышанам!