"112" коткару системасы үзәгенә Краснокама районында бер хатын-кызның урманга китүе һәм югалуы турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына шунда ук Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре юлланган.
Югалган хатынны эзләү төне буе дәвам иткән. Иртәнге сәгать 8дә генә 36 яшьлек хатынкайны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тапкан. Бәхеткә, ул бернинди дә зыян күрмәгән. Аның үзе генә салкын кышкы төнне урманда ничек үткәргәне әле ачыклана.
Фото: автор фотосы