+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 март , 13:50

Төбәктә СВО музее булдырылачак

Төбәктә СВО музее булдырылачак
Төбәктә СВО музее булдырылачак

Бу хакта бүген Уфа Фән һәм технологияләр университетында (УУНиТ) Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Мәскәүдәге съезды, шулай ук җәмгыятьнең карарлары һәм эш планнары турындагы матбугат конференциясендә белдерделәр.

Чараны Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Рамил Рәхимов үткәрде.

Спикер сүзләренчә, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте оешмасы 2012 елда булдырылган. Әлегә оешманың 89 төбәк бүлекчәсе, 25 мең әгъзасы бар. Ә Башкортстандагы бүлекчәдә - 162 кеше, алар арасында студентлар, СВО хәрбиләре, укучылар һәм укытучылар да бар.

Оешма башлангычы белән төбәктә «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы, Шәйморат авылында М. М. Шәйморатовка һәйкәл ачу оештырылды, шулай ук Уфаның Совет мәйданында легендар комдив Миңнегали Шәйморатов һәйкәле төзелгәндә тарихи консультацияләр үткәрелде.

- Оешмага кешеләрне җәлеп итү максатыннан Русия хәрби-тарихи җәмгыяте вәкилләре түли торган кертемнәр икеләтә киметелде. Шулай итеп, пенсионерлар (шул исәптән хәрби пенсионерлар), инвалидлар, студентлар, укытучылар һәм галимнәр 1200 сум урынына 600 сум түләячәк. Алдагы көннәргә куелган планнар һәм максатлар арасында - төбәктә СВО музее ачу. Идея Радий Хәбиров тарафыннан хупланды, - дип белдерде Рамил Рәхимов.

Автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: