+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
15 март , 07:50

Бер көндә 88 исерек водитель тоткарланган

Шундыйларның берсе “ВАЗ” автомобиле руле артында зур тизлектә барганда гаилә парын бәрдергән.

Бер көндә 88 исерек водитель тоткарланган
Бер көндә 88 исерек водитель тоткарланган

Фаҗига Бәләбәй районының Приют поселогындагы Магистраль урамында булган. 51 яшьлек Владимир һәм 46 яшьлек Елена юл аша чыгып барганнар. Шул вакытта зур тизлектә килгән машина ир белән хатынны бәреп очыра.

Каза күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы алып китә: икесенең дә баш мие җәрәхәтләнгән, ирнең аягы сынган, хатынның иңбашы имгәнгән.
Әйткәндәй, узган атнада автоинспекторлар бер көндә 1,5 меңгә якын штраф салган, шул исәптән, исерек килеш руль артына утырган 88 водитель тоткарланган. Андыйлар арасында хатын-кызлар да бар. Шулай, Туймазыда яшәүче 29 яшьлек хатынга 30 мең сум штраф түләргә генә түгел, ә ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә дә туры киләчәк.

Туймазының Салават Юлаев урамында инспекторлар автомобильгә исерек хәлдә идарә итүче хатынны туктата. Тест сулыш алган һавада 1.010 мг/л алкоголь булуын күрсәткән, бу – рөхсәт ителгән нормадан 8 тапкыр диярлек югары. Яшь хатын 8 Март бәйрәмен билгеләве һәм башта өйдә булганны эчүе, ә аннары тагын алкоголь сатып алу өчен руль артына утыруы турында сөйләгән.
Өйдә кечкенә балалары калган. Берсе – ике яшьлек, икенчесе – 10 айлык. Ире вахтада эшли, хатын балалары белән көне буе ялгыз һәм аңа бик ямансу булып киткән икән...

Уфада Гвардейская урамындагы 39нчы йорт ишегалдында хәрәкәт иткәндә “ЗИЛ” ике кызны бәрдерә.
9 һәм 10 яшьлек кызларның аяклары җәрәхәт ала. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән һәм кызлар туганнары белән өйләренә кайтарып җибәрелгән.
Башкала Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шофер юл һәлакәте урыныннан качып киткән. Берничә сәгатьтән соң ДПС инспекторлары аның шәхесен ачыклаган. Ул 59 яшьлек Уфа кешесе булып чыга. Аңа карата Русия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 мәддәсенең 2 өлеше буенча административ материал төзелгән. Аңа 1,5 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный.
Юл һәлакәте факты буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре административ тикшерү башлаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: