+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
31 март , 19:59

Һәр төене - жиңү өчен!

Балтачта янә маскировка челтәре үрделәр.

Һәр төене - жиңү өчен!
Һәр төене - жиңү өчен!

“Балтач таңнары” район гәзите хезмәткәрләре дә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр өчен маскировка челтәре үрү эшеннән читтә калмады.

Әлеге вакытта безнең барыбызны да уртак максат берләштерә – яугирләргә бар яклап та ярдәм итү. Район гәзите хезмәткәрләре, гадәттә, яңалыклар җыю һәм мәкаләләр язу белән мәшгуль, әмма алар гомум эшкә үз өлешен кертү өчен дә вакыт таба.

Маскировка челтәрләрен үрү - игътибарлылык, сабырлык, тырышлык һәм күп вакыт таләп итүче процесс. Челтәрдәге һәр төен - иҗади караш һәм осталык нәтиҗәсе. Һәм иң мөһиме, һәр төенгә мәхәббәт, изге уйлар һәм ышаныч та үрелә, ә мондый маскировка челтәре барыннан да ышанычлырак. Хезмәттәшләребезнең бу изге эше һәркемнең гомум эшкә үз өлешен кертә алуын күрсәтә. Аларның үрнәге башкаларны рухландыра һәм авыр вакытларда берләшергә һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәклеген искәртә.

Автор фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: