+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель , 14:40

Йортлар белән идарә итү - безнең кулда!

Апрельдә Уфаның ВДНХ мәйданчыгында «Управдом» республика форумы узачак. Чара Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырыла.

Йортлар белән идарә итү - безнең кулда!
Йортлар белән идарә итү - безнең кулда!

«Управдом» төбәк форумы төрле муниципалитет вәкилләрен уртак проблемаларны тикшерү һәм төбәк дәрәҗәсендә чишелешләр эзләү максатында берләштерә. Чараның максаты - муниципалитетлар арасындагы гамәлләрне координацияләү, тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы практикаларны тапшыру, шулай ук республикада торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүнең гомум стратегияләрен әзерләү һәм гамәлгә ашыру.

- Төбәк форумы көн тәртибен формалаштырыр алдыннан без электрон, язма һәм социаль челтәрләрдә килгән мөрәҗәгатьләрне анализлыйбыз. Шулай ук көн тәртибенә муниципаль дәрәҗәләрдә актив тикшерелә торган мәсьәләләрне дә кертәбез. Спикерлар, экспертлар йорт комитетлары рәисләре белән бергә иң кискен мәсьәләләрне караячак. Форумның төп тезисы - республика, муниципаль хакимиятнең барлык гамәлләрен без бары тик халкыбыз белән хезмәттәшлектә генә гамәлгә ашырачакбыз, - дип ассызыклады Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: