Полиция хезмәткәрләре Аскын районыннан булган “Стройреммонтаж” җәмгыятенең 42 яшьлек хезмәткәре һәлак булган бәхетсезлек очрагын тикшерә башлаган.
Мәгълүм булганча, фаҗига 6 апрельдә Бәләбәй районында булган. Урман кисү вакытында 42 яшьлек бригадир өстенә агач ауган. Авыр җәрәхәтләр алган зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә озатканнар, анда ул кичен вафат булган.
Вакыйганың сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
Фото: башинформ.рф