+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 11:54

"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?

Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән апрельдә шимбә өмә­ләре оештырыла. Әлеге акциянең максаты - халыкның игътибарын тирә-юньне, чисталыкны саклауга юнәлтү. “Кызыл таң” коллективы да бу өмәләргә атна саен кушыла.

"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?
"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?

Өмәләр - борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген дә аның гамәлдән чыкмавы куанычлы. Хөкүмәттә узган ки­ңәш­мәләрнең берсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров апрельдә узачак экологик акцияләр турында искәртте. Шуларның берсе - шимбә өмә­ләре. Алар традицион рәвештә апрельдә оештырыла.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк: өмә­ләр, шулай ук «Хәтер бакчасы» һәм «Яшел Башкортстан» чаралары Радий Хәбировның республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы булганда ук гамәлгә кертелде һәм ел саен уздырыла. Өстәвенә, 2020 ел “Эстетика елы” дип игълан ителде. Ул елда республикада март-октябрь айларында төзекләндерү эшләре башкарылды; шимбә өмәләре, урам-йорт конкурслары, “Чисталык көннәре” һәм башка чаралар оештырылды.

— Без ел саен үзебезгә беркетелгән территориядә өмә ясыйбыз. "Күмәк эшкә кул түзми", дигән борынгылар. Әлбәттә, эшләр күмәк һәм күңелле уза, күмәк эш бердәмлекне ныгыта. “Кызыл таң” коллективы өмәләргә һәрвакыт беренчеләрдән булып кушыла. Журналистлар, кулларына көрәк, тырма һәм себерке алып, Матбугат йорты тирәсендәге территорияне тәртипкә китерә. Мондый чараларны оештыруда, әлбәттә, Хөкүмәтнең, бигрәк тә республика Башлыгы Радий Хәбировның роле зур, — ди баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов.

Ә 20 апрельдән Башкортстанда "Хәтер бакчасы" акциясе башланачак. Республикада ул апрель-май айларында узачак. Акциядә Русиянең барлык төбәкләре һәм 35 дустанә ил катнашачак. Урман хуҗалыклары һәм урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан урман фондында 80 участок әзерләнгән, аларда 140 гектар мәйданда 500 меңгә якын агач утыртылачак. Бу елның урман культуралары сезонына барлыгы 50 миллионга якын утырту материалы үстерелгән, шуларның 3,5 миллионы ябык тамыр системасы белән. Моның өчен урман хуҗалыкларында 65 теплица һәм 64 ачык урман питомнигы бар. Утырту материалының булган күләме барлык республика урман кулланучыларының ихтыяҗларын тулысынча каплый.

Агач утырту датасы, вакыты, урыннары турында мәгълүмат онлайн-картада «Хәтер бакчасы» акциясенең рәсми сайтында урнаштырылган. Башкортстанда үзәк мәйданчык булып "Патриот" паркы территориясе торачак, анда 300 тирәсе юкә утырту планлаштырыла.

20 апрельдән икенче мөһим акция - "Яшел Башкортстан" акциясе дә старт алачак. Ул 10 майга тиклем дәвам итәчәк. Чарада бөтен республикада 99 меңнән артык кеше катнашачак, эшкә 5 мең волонтер, 7 меңнән артык махсуслаштырылган оешма, 1600 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.

Акция барышында 8 меңгә якын зур агач һәм 82 меңнән артык башка үсенте утыртылачак, 72 тематик аллея формалаштырылачак. Моннан тыш, элекке акцияләр кысаларында утыртылган 1000 агач һәм 5400 куакны компенсацион яшелләндерү планлаштырыла.

Автор фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: