+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель , 18:09

Евразия музеена рәхим итегез!

Аны булдыру турында республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр 2022 елның 9 июлендә “Шүлгән-таш” музей-заповеднигын ачу тантанасында әйткән иде.

Евразия музеена рәхим итегез!
Евразия музеена рәхим итегез!

Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее – Башкортстан республикасының төп тарихи-мәдәни проектларының берсе. Аны булдыру планнары турында республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр 2022 елның 9 июлендә “Шүлгән-таш” музей-заповеднигын ачу тантанасында әйткән иде.
Нәкъ бер елдан соң, 2024 елның июнендә, күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее визит-үзәген ачу планлаштыра. Аның мәйданы 600 квадрат метрдан зуррак булмакчы. Визит-үзәкнең комплексына лекцияләр һәм видеолар карау мөмкинлеге булган экспозиция залы, шулай ук кафе керәчәк.

- Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее безнең республика гына түгел, күрше төбәкләр, бөтен ил, хәтта дөнья туристларын җәлеп итәчәк, - ди мәдәни-мирас объектларын саклау буенча дәүләт идарәлеге начальнигы Салават Кулбахтин.

Османның Изге Коръән китабының бердәнбер алтын кулъязма күчермәсе музейның иң әһәмиятле экспонатларының берсе булачак. Аның оригиналы Ташкентта Коръән музеенда саклана.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: