Этнокомплекс бизәкле 6 башкорт тирмәсеннән торган ансамбльдән гыйбарәт. Аларның һәрберсен махсус металл терәккә урнаштырганнар. Иң зур 12 метрлы тирмә 40 урынга исәпләнгән һәм кафе кебек эшләячәк.
Икенче тирмә - сувенир кибете, анда урындагы осталар һәм һөнәрчеләр эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин булачак. Радий Хәбиров биредә декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре күргәзмәсен карады, халык осталары белән аралашты.
Өченче тирмә кунакларны башкорт җиренең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыру өчен тарихи-мәдәни үзәк буларак кулланылачак. Биредә традицион башкорт тәм-томнары һәм бал белән чәй эчү, шулай ук милли кием элементлары ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Башкортстан Башлыгы шушы елның апрелендә оста һөнәрчеләр белән очрашу вакытында халык сәнгате кәсепчеләренә һәм милли киемнәр ясаучыларга ярдәм итү республика программасын киңәйтергә кушуын искәртте.
- Бу юнәлеш йөзләгән кеше эшли торган бизнеска әверелде инде. Аларның эшләнмәләренә ихтыяҗ зур, – диде Радий Хәбиров.
Дүртенче тирмәдә – презентацияләр залында балалар өчен тематик лекцияләр, фәнни җәмәгатьчелек очрашулары, конференцияләр һәм башка фәнни-популяр чаралар узачак. Калган ике тирмә кунакларны урнаштыру өчен билгеләнгән. Туристларга анда уңайлы йокы урыннары, кухня һәм санузеллар бар.
Фото: glavarb.ru