Радий Хәбиров уку сыйныфларын, стоматология кабинетын, кадет корпусы музеен, шулай ук тулай торакны һәм хәрби әзерлек мәйданчыкларын карады. Төбәк җитәкчесе уку йортының яхшы матди базасын һәм курсантларга сыйфатлы әзерлек бирә торган профессиональ хезмәт коллективын билгеләп үтте.
- Бу - Идел буе федераль округында иң яхшы кадет корпусларының берсе, анда яхшы педагоглар эшли. Биредә искиткеч егетләр – армиябезнең, илебезнең киләчәге шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Мәгариф учреждениесе директоры Александр Медведев кадет корпусында барлыгы 320 кеше – 6-11нче сыйныф укучылары шөгыльләнүен сөйләде. Курсантларның яртысыннан артыгы – уфалылар, калганнары - республика районнарыннан. Монда ук Александр Доставаловның оныгы Олег Шмидт шөгыльләнә. Радий Хәбиров егет белән аралашты һәм аңа укуда уңышлар теләде.
Фото: glavarb.ru