+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 13:15

Хөкүмәт составы нинди булачак?

Федерация Советына Президент Владимир Путин тәкъдим иткән кайбер федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре вазыйфасына кандидатуралар исемлеге кертелде. Исемлектә кемнәр бар?

Хөкүмәт составы нинди булачак?
Хөкүмәт составы нинди булачак?

Оборона министры итеп беренче вице-премьер вазыйфасын башкаручы Андрей Белоусовны билгеләргә тәкъдим ителгән. Ә Сергей Шойгу Иминлек советы секретаре итеп билгеләнә. Хәзерге Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, башка эшкә күчү сәбәпле, секретарь вазыйфасыннан азат ителә.

Калган тәкъдимнәр арасында:
- эчке эшләр министры вазыйфасына - Владимир Колокольцев;
- гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасына - Александр Куренков;
- чит ил эшләре министры вазыйфасына - Сергей Лавров;
- юстиция министры вазыйфасына - Константин Чуйченко;
- тышкы разведка хезмәте директоры итеп - Сергей Нарышкин:
- ФСБ башлыгы итеп - Александр Бортников;
- Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте директоры вазыйфасына - Виктор Золотов.

Фото: kremlin.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: