+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 19:37

Уфа китап бәйрәменә әзерләнә

24-26 майда "Китап-байрам" II Халыкара китап ярминкәсе узачак. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.

Уфа китап бәйрәменә әзерләнә
Уфа китап бәйрәменә әзерләнә

Чара бөтен Русия һәм якын чит иллләр китап нәшриятлары, язучылары һәм укучылары өчен зур вакыйга булачак. Ярминкәдә катнашу өчен эре нәшриятлардан, сәүдә оешмаларыннан һәм букинистлардан 164 гариза килгән. Шулай ук, фестивальдә үз китап продукциясен Белоруссия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстан нәшриятлары тәкъдим итәчәк.

- Ярминкә 10:00дән 22:00гә кадәр ачык булачак. Төп чаралар 12:00 сәгатьтә өч мәйданчыкта – Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сәнгать институты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) каршында старт алачак, – диде Әминә Шәфикова.

Чаралар буенча тулырак мәгълүмат белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Кызыклы чаралардан тагын ниләр булачак? Радий Хәбиров фестиваль кысаларында «Фронтка хатлар» акциясен оештырырга тәкъдим итте, аңа теләгән һәркем кушыла алачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: