+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 21:30

Авыргазы районында Рәшит Назаровка бюст ачылды

Бюст ике ел элек күренекле шагыйрь исеме бирелгән Толбазы авылының гимназиясе каршында урнашкан.

Авыргазы районында Рәшит Назаровка бюст ачылды
Авыргазы районында Рәшит Назаровка бюст ачылды

Бюст авторы - Уфа скульпторы Илдус Закиров.

- Узган гасырның 60нчы елларында башкорт әдәбиятына яшен тизлеге белән кергән Рәшит Назаров иҗаты белән бүген шигъриятне яратучы һәм сүз көченең кадерен белүче һәркем таныш.

Назаров иҗаты турында замандаш шагыйрьләр дә, әдәбиятчылар да, гади укучылар да бер үк горурлык белән сөйлиләр. Ул бөек иҗатчы, уникаль талант иясе булган. Рәшит Назаров - Русия, дөнья әдәбиятында да уникаль күренеш, - дип белдерде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Акбузат” журналы мөхәррире Лариса Абдуллина.

Фото: Авыргазы районы хакимияте матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: