+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Май 2024, 15:59

Безнең вәкиллек булачак

Кытайның Хэйлунцзян провинциясенең башкаласы Харбинда Башкортстан Республикасы вәкиллеген ачу мөмкинлеге каралды.

Безнең вәкиллек булачакБезнең вәкиллек булачак
Безнең вәкиллек булачак

Хэйлунцзян провинциясенең башкаласы Харбинда Башкортстан Республикасы вәкиллеген ачу мөмкинлеге каралды. Бу хакта Башкортстан делегациясе вәкилләре Хэйлунцзян провинциясе вице-губернаторы Чжан Аньшунь белән очрашканда сөйләште.

- Кытайның һәр провинциясе – аерым базар. Без җирле власть һәм бизнес вәкилләренең Башкортстаннан сыйфатлы продукция китертү күләмен арттыру яклы булуын күрәбез. Харбинда үзебезнең вәкиллек булу җирле эшлекле сообщество белән бәйләнешне ныгытачак һәм сату өлкәсен киҗәйтәчәк, - дип саный Башкортстанның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Кытайлылар әлеге инициативаны кабул иткән. Нечкәлекләр турында сөйләшкәннән соң юридик һәм оештыру процедуралары башланачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас