+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
28 Май , 08:46

Мәктәпләрдә туклану үзгәртеләчәк

Республика мәктәпләрендә туклануның вариативлыгын тәэмин итүне Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров йөкләде. Мондый йөкләмәне ведомство республика йортында узган шәһәр һәм район башлыклары белән утырыш нәтиҗәләре буенча алды. Катнашучылар гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру һәм аның сыйфаты турында фикер алыштылар.

Мәктәпләрдә туклану үзгәртеләчәк
Мәктәпләрдә туклану үзгәртеләчәк

- 4 ай эчендә Социаль туклану идарәсе 275 урынга чыкты. Аларның 7 проценты - ата-аналарының мөрәҗәгатьләре нигезендә. Чимал һәм әзер ризыклар үрнәкләрен лабораториядә контрольдә тоту интенсивлыгы арта. Узган елгы дәрәҗәгә карата 7 процентка үсеш белән 1400дән артык тикшеренү үткәрелде, – дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Спикер шулай ук билгеләп үткәнчә, гомумән алганда тармакта уңай динамика күзәтелә. Тәртип бозулар саны кими. Бу ризыклар әзерләү технологиясенә дә, балалар өчен билгеләнмәгән продукцияне куллану очракларына да кагыла.

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр үрсәтү министрының беренче урынбасары Василий Таболин билгеләп үткәнчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек кысаларында "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе җәмәгать туклануы, җитештерү, азык-төлек продуктларын һәм эчә торган суны китерү һәм сату хезмәтләре күрсәтә торган хезмәткәрләрне укыту һәм квалификацияләрне арттыру үткәрелгән инде. Уку санитар -эпидемиологик таләпләрне, техник регламентлар таләпләрен үтәүгә кагылган.

Премьер-министр Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына муниципалитет хакимиятләре белән берлектә ачыкланган хокук бозуларны бетерүне тәэмин итәргә һәм аларны алга таба бетерү буенча профилактик чаралар күрергә, шулай ук киләсе уку елы башыннан мәктәп туклануының вариативлыгын тәэмин итәргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: