+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь , 22:32

"Яшел Башкортстан" һәм аттракциннар турында

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Яшел Башкортстан» акциясе һәм җәйге сезонда аттракционнар эше хакында сөйләштеләр.

"Яшел Башкортстан" һәм аттракциннар турында
"Яшел Башкортстан" һәм аттракциннар турында

2024 елның язында «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында 8 мең төп эре агач һәм 159 меңнән артык башка үсенте утыртылды, 106 яңа тематик аллея формалаштырылды. Бу хакта төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте.

Акциядә барлыгы 57 меңнән артык кеше, шул исәптән 9 мең волонтер, 1 400 берәмлек техника җәлеп ителеп, 4 меңгә якын оешма катнашты. Яңа үсемлекләр утыртудан тыш, «Яшел Башкортстан» барышында 1 660 төп агач һәм 10 мең куакны компенсацион яшелләндерү үткәрелгән, алар элекке акцияләр вакытында утыртылган.

Ә урманнарны тергезү эшләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында уздырыла, аның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утырту. Башкортстан Башлыгы башкарылган эшне югары бәяләде һәм яшелләндерү культурасына күбрәк игътибар бирергә кушты.

- Һәр агачның үз эстетик һәм экологик әһәмияте бар. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә зур үлчәмле агачлар утыртырга, тематик аллеяләр ясарга тырышыгыз. Яхшы мисаллар бар – Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, - диде Радий Хәбиров.

Алга таба җәйге сезонда аттракционнар эше хакында сүз барды. Башкортстанда җәйге сезонда 413 аттракцион эшли. Бу хакта Башкортстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка транспорт төрләренең техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Урал Искәндәров хәбәр итте.

Башкортстанда барлыгы 1,5 меңнән артык күңел ачу җиһазы берәмлеге бар, шуларның 547се күзәтү астында тора. 2023 ел белән чагыштырганда, аттракционнар саны 45кә арткан. Бу елның җәйге сезонына хуҗалар 418 аттракцион әзерләгән, шуларның 413ен лаборатория экспертлары эшкә керткән. Кабул ителмәүнең төп сәбәпләре арасында - идарә итү системаларының төзексезлеге, сезоннар арасында саклау шартларының бозылуы, файдалану вакыты узуы.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: