+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь , 20:59

Радий Хәбиров: "Бу – уртак яхшы эш нәтиҗәсе"

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә атналык оператив киңәшмә үтте. Анда Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре, Корбан бәйрәме, аграр тармак турында сүз барды.

Радий Хәбиров: "Бу – уртак яхшы эш нәтиҗәсе"
Радий Хәбиров: "Бу – уртак яхшы эш нәтиҗәсе"

Узган атнада узган мөһим чараларның берсе – Петербург халыкара икътисади форумы.

– Безнең нәтиҗәлелекне күрергә мөмкинлек бирүче мөһим координатлар системаларының берсе – инвестицион мохит иминлеге милли рейтингында катнашу. Рейтингтагы урын – Башкортстан өчен мөһим күрсәткеч. Без шушы елларда әкрен генә югарыга күтәрелдек һәм быелгы рейтинг нәтиҗәләре буенча призлы өчлеккә кердек. Башкортстан Мәскәү өлкәсе белән өченче урынны бүлеште. Бу – яхшы уртак эш нәтиҗәсе.

Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Берлога” милли киберфизика платформасының презентациясе, шулай ук инвестицияләр күләме 100 миллиард сумнан узган 26 килешү турында тулырак сөйләде. Килешүләр “Таврос” компанияләр төркеме, “Wildberries”, “Сбер” һәм башка эре компанияләр белән төзелгән.

Алга таба 16 июньдә бәйрәм ителүче Корбан бәйрәме хакында сүз барды. Башкортстанның ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин сүзләренчә, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә район хакимиятләре, дини оешмалар һәм дәүләт хезмәте белән берлектә 60тан артык махсус мал чалу мәйданчыгы, шул исәптән Уфада 2 шундый мәйданчык җиһазландырыла (Зинино бистәсе янындагы «Караван» сәүдә үзәгендә беренче мәйданчык, Төньяк автовокзал территориясендә икенче мәйданчык). Уфада, беренчел мәгълүматлар буенча, 3000 баштан артык, ә республика буенча 8000 баштан артык терлек чалыначак.

Аграр тармак буенча да отчет булды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахманов сүзләренчә, республикада аграрийлар бу ел башыннан лизингның барлык төрләре буенча 2,1 миллиард сумга 352 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 4,3 миллиард сумга 898 берәмлек техника сатып алган. Алар арасында — 164 трактор, 52 ашлык җыю комбайны, 270 берәмлектән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: