+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь , 16:46

Тәмле һәм файдалы булсын!

26-28 июньдә Уфада «Иң яхшы сыр җитештерүче» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узачак.

Тәмле һәм файдалы булсын!
Тәмле һәм файдалы булсын!

Катнашуга Башкортстан Республикасыннан сыр җитештерүчеләр чакырыла. Конкурсантлар «Адыгейский» сырын җитештерүдә көч сынашачак.

- Әлеге конкурс - профессиональ үсеш һәм тәҗрибә алмашу гына түгел, ә җитештерүчеләр өчен үзләрен федераль дәрәҗәдә белдерү һәм 1 млн сумлык төп бүләк өчен көрәшүдә яхшы мөмкинлек тә, – дип билгеләп үтте републиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Конкурс сыр пешерү тармагында квалификацияле хезмәт абруен күтәрүгә, һөнәри белемнәрне һәм күнекмәләрне тикшерүгә, илебездә сыр пешерүнең иң яхшы эшләнмәләрен һәм тәҗрибәсен таратуга, сыр пешерүчеләрнең эшен күрсәтүгә, әлеге һөнәр буенча укыту һәм эшкә урнашу өчен яшьләрне җәлеп итүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Ярышлар Башкорт дәүләт аграр университеты мәйданчыгында Уфа шәһәре, Һәдия Дәүләтшина бульвары, 6 к.1 адресы буенча узачак.

Төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәге күләмдә акчалата бүләкләр алачак:

1нче урын - 50 000 сум;

2нче урын - 30 000 сум;

3нче урын - 15 000 сум.

Конкурсның төбәк этабында җиңүче һәм призер булган иң яхшы сыр җитештерүчеләр субъектны Бөтенрусия финалында тәкъдим итәчәк, анда төп бүләк өчен җиңүче 1 млн сум алачак.

Конкурсның төбәк этабында катнашу өчен электрон адреска гариза җибәрергә кирәк saitov.sv@bashkortostan.ru 2024 елның 24 июньенә кадәр.

Белешмә:

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы 2012 елдан башлап ел саен Русия Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә үткәрелә. Аны илнең Хезмәт министрлыгы федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, Гомумрусия профсоюзлар берләшмәләре һәм Гомумрусия эш бирүчеләр берләшмәләре белән берлектә оештыра. 12 ел эчендә конкурс номинацияләре 54 эшче һөнәренә кагыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: