+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
1 июль , 13:14

«Ватанны саклаучылар» фондына - бер ел!

Кичә Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Төбәк җитәкчесе аларны филиал эшенең еллыгы белән котлады, алар өчен актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алышты һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Ватанны саклаучылар» фондына - бер ел!
«Ватанны саклаучылар» фондына - бер ел!

"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина төбәк җитәкчелегенә социаль координаторларга ярдәм һәм аларның эшенә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.

- «Ватанны саклаучылар» фондының республикада филиалы ачылуга бер ел үтте. Сезнең коллектив бөтенләй зур түгел - 97 кеше. Сезгә авыр, җаваплы һәм намуслы эшегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров.

Бер ел эчендә Фонд филиалы 50 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән, күпчелек мәсьәләләрне оператив хәл иткән. Кешеләр социаль ярдәм чаралары, юридик һәм психологик, торакны ремонтлауда һәм көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм, шифаханә-курорт дәвалануы алу өчен мөрәҗәгать иткән.

Мәсьәләләрне хәл итү өчен филиал министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук патриотик, яшьләр, дини оешмалар белән актив хезмәттәшлек итә, төрле социаль проектлар оештыра.

- Эшегез бик мөһим. Һәр очракка, һәр мөрәҗәгатькә бик игътибарлы булырга кирәк. Һәм сез бүген күтәргән һәр мәсьәлә буенча Башкортстан Хөкүмәте, һичшиксез, чаралар күрәчәк, - диде Радий Хәбиров координаторларга. - Эшегез авыр, ләкин вакыт үтәр һәм сез аның белән горурланырсыз, дип ышанам.

Фото: pravitelstvorb.ru

«Ватанны саклаучылар» фондына - бер ел!
«Ватанны саклаучылар» фондына - бер ел!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: