+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
5 июль , 22:27

Шакша күпере ябыла. Урау юллары нинди?

9-24 июльдә транспорт хезмәте күрсәтү турында сөйлибез.

Шакша күпере ябыла. Урау юллары нинди?
Шакша күпере ябыла. Урау юллары нинди?

Исегезгә төшерәбез, Шакша күперен капиталь ремонтлау илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Бу елның 9 июлендә 00:00 сәгатьтән 24 июленең 23:00 сәгатенә кадәр биредә автотранспорт хәрәкәте тулысынча ябылачак. Белгечләр мәгълүматлары буенча, бу күпер конструкцияләренең тирбәлүен булдырмау өчен кирәк.

Шәхси автотранспорт белән шәһәрнең үзәгенә һәм башка районнарына күчүнең иң якын ысулы – Көнчыгыш чыгу юлы. Бушлай йөрү ашыгыч хезмәтләр һәм җәмәгать транспорты өчен генә каралган. Князево авылындагы паром хәзерге вакытта елгадагы су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле ябык.

Халык «Шакша» станциясенә җиңел генә барып җитеп, электричкаларга күчеп утырыр өчен Иглин ягыннан да, Уфа ягыннан да автобусларда пассажирлар йөртү оештырылачак. Шул ук вакытта автобуслар хәрәкәте электропоездлар расписаниесе белән синхронлаштырылган. Шулай итеп, 12 маршрут хәрәкәте үзгәрәчәк: 35К, 139, 130, 165, 166, 221, 225, 236М, 291, 378, 432а, 544. Ә 132нче маршрутның эше вакытлыча туктатыла. Аны 130, 291, 35К маршрутлары дубляжлый.

Шәһәр автобус маршрутыннан электричкага күчүне башкарганда (яки киресенчә) бер сәгать дәвамында «Бәхетле сәгать» акциясе гамәлдә.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: