+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
9 июль , 22:04

Михаил Мишустин Башкортстанның индустриаль үсеше динамикасын уңай бәяләде

Бүген «Иннопром-2024» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән сөйләшүдә форумда республика делегациясе эшенең төп нәтиҗәләре, шулай ук төбәкнең индустриаль тармакларын үстерү инструментлары турында сөйләде һәм Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашты.

Михаил Мишустин Башкортстанның индустриаль үсеше динамикасын уңай бәяләде
Михаил Мишустин Башкортстанның индустриаль үсеше динамикасын уңай бәяләде

Радий Хәбиров сүзләренчә, Башкортстан инде өченче тапкыр сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алып тора. Бу - сәнәгатьнең, беренче чиратта эшкәртү секторының яхшы эше күрсәткече. Төбәктә яхшы макроикътисади күрсәткечләр бар, ә бу - интеграль рейтингның иң мөһим элементы.

Һәм иң мөһиме - республика бу елларда Русия Хөкүмәте һәм илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы булдырган барлык ярдәм чараларыннан бик актив файдалана. Бу - кластер сәясәте, индустриаль һәм технопаркларга ярдәм итү, Сәнәгатьне үстерү федераль фондының нәтиҗәле эше нәтиҗәсе.

- Мондый форумнарда эшләү - иң беренче чиратта безнең эшлекле партнерлар белән очрашу һәм аралашу мөмкинлеге. Без монда «КамАЗ» компаниясенең генеральный директоры Сергей Когогин белән сөйләшү үткәрдек. Нефтекамада республиканың автогиганты белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы уздырырга сөйләштек, - диде Радий Хәбиров, - «ИННОПРОМ»да катнашу Башкортстан предприятиеләрен үстерүгә ярдәм итә. Бу - безнең казанышларны презентацияләү һәм яңа партнерлар табу. Күргәзмә мәйданчыгында Башкортстан экспозициясенең үзенчәлеге - төбәкнең яңа продукциясен күрсәтү.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин күргәзмә мәйданчыгына визиты вакытында Башкортстан стендында да булды. Радий Хәбиров экспозициядә тәкъдим ителгән төп индустриаль казанышлар турында сөйләде.

Аерым алганда, югары технологияле стендта алдынгы сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән БПЛА өчен электр двигательләре җитештерү буенча илдә беренче һәм иң эре завод продукциясен күрсәттеләр. Шулай ук, экспозициядә нефть һәм газ чыгару предприятиеләре эшен оптимальләштерү өчен «Уралтехнострой» корпорациясеннән күп фазалы инновацион эшләнмә һәм Уфа турбина заводыннан газ турбиналы двигатель макеты тәкъдим ителде.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, стенд концепциясенең төп акценты – Башкортстан сәнәгате үсешенең инновацион юнәлеше. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Русия Хөкүмәтенә индустриаль тармакларга ярдәм итүнең нәтиҗәле чаралары өчен рәхмәт белдерде.

Михаил Мишустин Башкортстанның индустриаль тармаклары үсеше динамикасын уңай бәяләде.

Фото: glavarb.ru

Михаил Мишустин Башкортстанның индустриаль үсеше динамикасын уңай бәяләде
Михаил Мишустин Башкортстанның индустриаль үсеше динамикасын уңай бәяләде
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: