+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
11 июль , 15:03

Велосипедта 406 километр үтәчәкләр

Уфаның Ленин мәйданында «Русия туры» велоузышы презентациясе һәм тантаналы ачылышы узды. Мондый ярышлар илебездә, шул исәптән Башкортстанда да, беренче тапкыр уза.

Велосипедта 406 километр үтәчәкләр
Велосипедта 406 километр үтәчәкләр

Ярышлар 6 этаптан торачак һәм Башкортстан һәм Удмурт республикалары территориясе буенча узачак. Велоузыш дистанциясе 806 километр тәшкил итәчәк. Анда Русиянең 18 төбәгеннән 100дән артык иң көчле велоузышчы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашачак. Башкортстанны ярышларда ике спортчы – Станислав Стаценко һәм Егор Хомяков тәкъдим итәчәк.

«Русия туры» маршруты: (11-13 июльдә) Уфа, Чишмә һәм Иглин районнары территориясе. Һәр этапта дистанция 120-160 километр тәшкил итәчәк, маршрутның гомум озынлыгы - 406 километр.

Ярышның беренче этабы бүген Чишмә районында уза.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: