+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
12 июль , 14:10

Монда Башкортстан хәзинәләре урын алачак

Республика рәссамнары белән очрашу вакытында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров уникаль «Яшма бүлмәсе» Башкортстан сәнгать хәзинәсе музеен булдыру проекты турында сөйләде.

Монда Башкортстан хәзинәләре урын алачак
Монда Башкортстан хәзинәләре урын алачак

Аны төбәкнең элекке Контроль-хисап палатасы бинасында Совет мәйданы янында оештырырга планлаштыралар.

Булачак музей экспозициясе 2 мең кв. м тирәсе мәйданлы берничә залда урнаштырылачак. Төп бүлмә «Яшма бүлмәсе» булачак, анда мозаика стилендәге сәнгать панноларында Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.

Икенче зал "Ватанга хезмәт итүдә" Башкортстан һәм Русиянең хәрби юлларына багышланачак. Анда төрле тарихи чорларда, шул исәптән 1812 елгы Ватан сугышы, Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция вакытында республика сугышчылары турында әсәрләр тәкъдим ителәчәк.

«Башкортстан хәзинәсе»нең өченче залында уникаль тарихи экспонатлар – «Ирәндек аюы» алтын асылташы, сарматлар алтыны, шулай ук Уфа-II шәһәрлеге территориясендә казынулар вакытында табылган Византия алтыны урнаштырылачак. Моннан тыш, биредә милли бизәнү әйберләре, алтын һәм көмеш тәңкәләр коллекциясе тәкъдим ителәчәк.

Дүртенче залда картиналар галереясында даими нигездә Башкортстанның Милли музее һәм Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее коллекциясеннән Башкортстан авторларының иң яхшы рәсем сәнгате, графика һәм скульптура әсәрләрен күрсәтергә планлаштыралар.

Бишенче һәм алтынчы заллар әйдәп баручы федераль музейларның вакытлыча экспозицияләре, Башкортстан рәссамнары күргәзмәләре, шулай ук төрле лекцияләр, мастер-класслар һәм презентацияләр оештыру өчен биреләчәк.

- "Яшма бүлмәсе" турында без соңгы ике-өч ел дәвамында уйлыйбыз. Башта проектны гамәлгә ашыруны коронавирус пандемиясе, аннары санкцияләр басымы катлауландырды. Шулай да, мондый уникаль музей булдыру планлаштырыла. Шунысы мөһим, Уфаның тарихи үзәгендә зур туристлык кластеры – генерал Шәйморатов һәйкәле белән Совет мәйданы, Башкорт ашлары йорты, музей комплекслары формалаша, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Проектны гамәлгә ашыруның якынча вакыты турында сөйләсәк, бу биш елга кадәр сузылырга мөмкин. Чөнки музейны төзи башласаң, чын мәдәни шедевр ясарга кирәк.

Рәссамнар җәмгыяте тәкъдим ителгән проектны уңай бәяли һәм музей булдыру идеясен хуплый.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: