+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
16 июль , 18:42

"Башкорт аты-2025" халыкара фестиваленә әзерлек башланды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов җитәкчелегендә әлеге фестивальгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшлекле киңәшмә узды. Фестиваль инде өченче тапкыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы буенча узачак.

"Башкорт аты-2025" халыкара фестиваленә әзерлек башланды
"Башкорт аты-2025" халыкара фестиваленә әзерлек башланды

Фестиваль республикада ат үрчетү, кымызчылык һәм халык кәсепләрен саклап калу һәм үстерү, елкы санын арттыру һәм башкорт токымлы атларны популярлаштыру максатында оештырыла.

Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре программа, конкурслар үткәрү, фестиваль кунакларының хәвефсезлеген тәэмин итү һәм башка оештыру моментлары турында фикер алышты.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов соңгы елларда башкорт токымлы атлар саны арту тенденциясе күзәтелә, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу икътисади яктан максатчан һәм тармакка эшкуарларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Традиция буенча чара кысаларында "Кумысфест" узачак. Шифалы эчемлек җитештерүчеләр иң яхшысы исеменә дәгъва итәчәк, ә теләгән һәркем кымыз белән сыйлана алачак.

Кунаклар һәм катнашучылар өчен башка мәдәни-киңкүләм чаралар, спорт ярышлары, ат парады да узачак. «Осталар шәһәре» һөнәрчелек зонасы эшләячәк. Шулай ук эшлекле өлеш планлаштырылган.

Фото: башинформ.рф

"Башкорт аты-2025" халыкара фестиваленә әзерлек башланды
"Башкорт аты-2025" халыкара фестиваленә әзерлек башланды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: