+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
16 июль , 15:02

Үз сайлау участогыңны беләсеңме?

Сентябрьдә үтәчәк республика Башлыгын сайлауларда төбәк халкы "мобиль сайлаучы" механизмы ярдәмендә фактик яшәү урыны буенча тавыш бирә алачак. Бу мөмкинлектән ничек файдаланырга?

Үз сайлау участогыңны беләсеңме?
Үз сайлау участогыңны беләсеңме?

Бу елның 6, 7 яки 8 сентябрендә теркәлү урыны буенча һәм Башкортстанның теләсә кайсы почмагыннан тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Мондый формада тавыш бирү командировкага йөрүчеләр, башка шәһәрдә укучылар, хастаханәгә ятарга планлаштыручылар, ялга китүчеләр, теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләр, башка сайлау участогында тавыш бирергә теләүчеләр, мөмкинлекләре чикле яки аз хәрәкәтләнүче сайлаучылар өчен уңайлы булачак.

Моның өчен түбәндәге өч ысулның берсен сайлап, гариза бирергә кирәк:

- 2024 елның 22 июленнән 2 сентябренә кадәр – шәхсән теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (ТИК) яки Башкортстан территориясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (МФЦ);

- 28 августтан 2 сентябрьгә кадәр – шәхсән республиканың теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә (УИК);

- бу елның 22 июленнән 2 сентябрьнең 24.00 сәгатенә кадәр электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталында.

ТИК, МФЦ, УИКка гариза биргәндә Русия гражданы паспортын (паспортны алыштыру чорында - фотография белән шәхеснең вакытлыча таныклыгын) күрсәтергә кирәк.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: