+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
17 июль , 18:09

"КамАЗ"ның яңа автобусы һәм вахта автомобиле тәкъдим ителде

Бүген Нефтекамада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «КамАЗ» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Когогин «НефАЗ» җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Алар автобуслар һәм үзбушаткыч кузовлар ясау линияләрен карады, пассажир машиналары җитештерү куәтләрен үстерү буенча инвестпроект белән танышты.

"КамАЗ"ның яңа автобусы һәм вахта автомобиле тәкъдим ителде
"КамАЗ"ның яңа автобусы һәм вахта автомобиле тәкъдим ителде

Республика Башлыгына предприятие продукциясе үрнәкләрен дә күрсәттеләр. Алар арасында – «КамАЗ-4290» автобусының яңа моделе һәм «КамАЗ-6250» вахта автомобиле. Радий Хәбиров «НефАЗ»ны модернизацияләү барышын һәм заводның яңа эшләнмәләрен югары бәяләде, аларның сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген билгеләп үтте.

- Нефтекамада җитештерелгән автобусларның эксплуатация характеристикалары яхшы, аларга илебез базарында ихтыяҗ зур. Республикабызда да «НефАЗ» пассажир машиналары паркының киңәюе сөендерә, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Бүген без предприятиенең мөмкинлекләре һәм аның киләчәк үсеше планнары белән таныштык. Масштаблы модернизация нәтиҗәсендә Нефтекамадагы җитештерү комплексы Русиядә иң заманчаларның берсенә әвереләчәк.

____

Алга таба Радий Хәбиров һәм Сергей Когогин республиканың автогигант компания белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрделәр. Башкортстан Башлыгы киңәшмәдә үз чыгышында төбәк территориясендә урнашкан «КамАЗ» предприятиеләренең республика сәнәгате үсешенә керткән өлешен ассызыклады.

– Уртак эш нәтиҗәсендә без «НефАЗ», «Туймазы автобетоновозлар заводы», «Автонормаль» кебек машина төзелеше производстволарының уңышлы эшен тәэмин итәбез, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы елның беренче яртысында «КамАЗ» төркеме предприятиеләренең эш йомгаклары, шулай ук производстволарны алга таба үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Эре проектларның берсе - «НефАЗ» заводы производствосын модернизацияләү, пассажир автобуслары җитештерүне елына 3 мең машинага кадәр арттыру. Бу күрсәткечкә 2026 елда ирешергә планлаштыралар. Бу елга планнарда-2,3 мең автобус җитештерү.

Актуаль мәсьәләләр арасында, шулай ук, производстволарны кадрлар белән тәэмин итү дә бар. Барысы өч предприятиедә – «НефАЗ", «Туймазы автобетоновозлар заводы» һәм «БелЗАН»да 600дән артык белгечне эшкә алуны планлаштыралар. Башкортстан Башлыгы һөнәри белем бирүне республика автозаводлары таләпләренә туры китереп, алга таба да үстерергә кирәклеген ассызыклады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: