+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
19 июль , 16:30

Бу - кино түгел!

Сездән бер-ике метр ераклыкта кеше бата, ә сез моны сизмәссез дә. Нишләргә?

Бу - кино түгел!
Бу - кино түгел!

- Чын тормышта кешеләр кинодагы кебек батмый. Батып баручы кеше кычкырмый, кул селтәми, су чәчрәтми. Чынлыкта мондый ситуациядә булган нәрсә «батучының инстинктив реакциясе» дип атала һәм фильмнан кадрларга бөтенләй охшамаган. Батучы калкавыч сыман, башы белән су астына китә дә яңадан калкып чыга, ә һаваны эләктерергә тырышып, кулларын киң җәеп, гәүдәсен вертикаль хәлгә куя. Мондый хәлдә ярдәмгә чакыру физик яктан мөмкин түгел. Шуңа күрә читтән күзәтүче булган хәлләрне сизмәячәк тә. Мондый вакытта ярдәмне бары тик әзерлекле коткаручы гына күрсәтә алачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре безнең студент-коткаручыларны нәкъ менә шуңа өйрәтә, – ди Уфа фән һәм технологияләр университеты резиденты эксперты, Химия һәм гадәттән тыш хәлләрдә яклау институты директоры Алексей Елизарьев.

Яр буенда еш кына иң зур ике проблема – балалар һәм аек булмаган өлкәннәр. Җәй башыннан Башкортстанда инде 50 кеше батып үлгән, аларның күбесе - нәкъ менә шушы ике категориядән.

- Махсус җиһазланган урыннарда гына су коенырга киңәш итәм: рәсми пляжларның ярлары һәм төбе ташлардан һәм агач тамырларыннан чистартылган, монда һәрвакыт коткаручылар ярдәменә исәп тотарга була. Уфада быел җиһазландырылган 10 пляж ачылды, – дип билгеләп үтте Алексей Елизарьев.

Эксперт таныш булмаган урында суга чуммаска, куелган буйкалар һәм киртәләр артына йөзмәскә, якын килүче судноларга, катерларга, көймәләргә, салларга каршы йөзмәскә һәм бигрәк тә алар астына чуммаска киңәш итә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: