+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
23 июль , 18:55

Башкортстан ЛХРда төзекләндерү эшләре алып бара

Агымдагы елда Башкортстан ЛХРның Красный Луч шәһәрендә 92 объектны тергезергә планлаштыра. Русиянең яңа төбәкләрендә махсус инфраструктура проектын гамәлгә ашыру турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге атналык киңәшмәдә фикер алыштылар. Көн тәртибе - Луганск һәм Донецк халык республикаларында Башкортстаннан подрядчы оешмалар тарафыннан башкарыла торган эшләргә кагылды.

Башкортстан ЛХРда төзекләндерү эшләре алып бара
Башкортстан ЛХРда төзекләндерү эшләре алып бара

- Башкортстан яңа территорияләр инфраструктурасын тергезү эшенә актив кушылды. Әйтик, Красный Луч шәһәрендә узган ел безнең оешмалар 64 объектта эшләр тәмамлаган, быел 92 объектны тергезү каралган. Моннан тыш, Донецк Халык Республикасына ярдәм күрсәтелә. 2022 елдан Мариупольдә 25 күпфатирлы йорт һәм 2нче шәһәр хастаханәсе тергезелде, Макеевкада - 24 күпфатирлы йорт һәм 5 социаль объект, – дип белдерде Премьер-министр.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев сүзләренчә, Луганск Халык Республикасында 2023-25 елларга 231 объектны тергезү планлаштырылган. Бу елда Красный Лучта Башкортстанның 5 мәктәпне, 2 балалар бакчасын, 2 сәламәтлек саклау объектын ремонтлауда катнашуы планлаштырылган. Шулай ук мәдәният сараен реконструкцияү төгәлләнәчәк, 6 күпфатирлы йортның түбәләрен ремонтлау каралган. Торгызу эшләре су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу буенча 12 объектта һәм энергия тәэминаты буенча 22 хуҗалыкта алып барыла.

Андрей Назаров Төзелеш һәм архитектура, Торак-коммуналь хуҗалык, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, шулай ук Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыкларына махсус инфраструктура проектын гамәлгә ашыру өчен республика бюджеты акчаларын тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә кушты. Объектлардагы барлык эшләрне билгеләнгән срокларда төгәлләргә кирәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: