Премьер-министр республикада коеп яуган яңгырлар аркасында килеп чыккан уңайсыз һава шартларына игътибар итте. Айлык явым-төшем нормасы 2-3 тапкыр арткан, нәтиҗәдә елгаларда су арткан. Бу су дәрәҗәсенең 1,5 метрдан 2 метрга кадәр күтәрелүенә, плотиналар һәм юлларның юылуына китергән. Кайбер муниципалитетларда йорт яны территорияләрен су баскан.
- Урал аръягы районнарында вәзгыять аеруча катлаулы. Биредә гидротехник корылмаларның канәгатьләнерлек булмаган торышы Баймак районында - күперләрнең җимерелүенә, Зилаер районында күпер терәкләренең юдырылуына китергән. Язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү һәм торак пунктларны су басуга юл куймау буенча кичекмәстән чаралар күрелде. Без эшче төркем төзедек, зыян күргән объектларны тергезәчәкбез. Яңгырлы һава торышы аркасында катлаулы вәзгыять саклана. Шуңа бәйле рәвештә мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кирәк, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов республиканың гидротехник корылмаларында, аерым алганда сусаклагычларда, язгы ташкынның ничек үтүе турында хәбәр итте. Әлеге вакытта Башкортстанда 100 мең кубометр һәм аннан да күбрәк күләмдәге 491 гидротехник корылма файдаланыла. Ташкын сулары аларда штат режимында узды, корылмаларда аварияләр күзәтелмәде. Нияз Фазылов билгеләп үтүенчә, республика милкендәге гидротехник корылмалар канәгатьләнерлек хәлдә.
Андрей Назаров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән берлектә төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юлларындагы күпер корылмаларының техник торышына бәя бирүне йөкләде.
Фото: pravitelstvorb.ru