Бүгенге көннең 18:00 сәгатенә Уфа шәһәрендә автомобиль юлын су басу, шулай ук Бөрҗән районында җир ишелү белән бәйле 2 ситуация контрольдә тора. Су баскан йортлар һәм йорт яны территорияләре юк.
Су дәрәҗәсенең бер тәүлектә максималь күтәрелүе түбәндәгечә:
Бөре шәһәрендә Агыйдел елгасында су биеклегенең динамикасы тәүлеккә +17 см, агымдагы биеклек 382 см, елганың тугайга чыгуы 820 см.
Агыйдел елгасында Уфа шәһәренең Дуслык монументы янында тәүлеккә су биеклеге динамикасы +9 см, агымдагы дәрәҗәсе 344 см, елганың тугайга чыгуы 600 см.
Шул ук вакытта Куергазы районында Агыйдел елгасында - 29 сантиметрга, Мәләвез районында 22 сантиметрга кимегән.
Республика сусаклагычларын мониторинглау дәвам итә. Вәзгыять - контрольдә!
Фото: МЧС по РБ