- Мин ат фестивальләрендә еш катнашам. "Башкорт аты" миңа үзенең масштабы белән ошый. Биредә барысы да атларга мәхәббәт белән сугарылган: матур тамашалар, төрле ат спорты уеннары, күргәзмә һәм конкурслар... Ат дөньясы белән бәйле булмаган кешеләр монда атларга гашыйк була, кайберләре хәтта аларны үрчетә һәм атка атланып йөри башлый, – дип билгеләде танылган дрессировщик.
Татьяна Носова сүзләренчә, аның атларына урындагы үсемлекләр шулкадәр ошаган ки, алар еш кына игътибарын читкә юнәлтә һәм репетиция вакытында ук үлән ашый башлаган.
Татьяна Носова ике программа тәкъдим итәчәк. Берсе «Ирекле атлар» дип атала, ә икенчесен «Башкорт аты» фестивален ачу тантанасы өчен махсус әзерләгән.
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” башкорт токымлы I халыкара ат фестивале Баймак районында 2022 елның 29 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән үтте һәм шуннан бирле ел саен уздырыла. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык кәсепләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атлар санын арттыруга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Фото: Башкортстаннда башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү буенча "Ирәндек" хәйрия фонды.
Текст: Нурзия Хәсәнова.