+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 август 2024, 04:06

Телефон "тотсын" дисәң, тавыш бир!

Башкортстанда биш ел эчендә элемтә операторлары тарафыннан кәрәзле элемтәнең 7 меңнән артык база станциясе төзелде һәм югары тизлекле Интернетка кадәр модернизацияләнде.

Телефон "тотсын" дисәң, тавыш бир!Телефон "тотсын" дисәң, тавыш бир!
Телефон "тотсын" дисәң, тавыш бир!

Бу хакта төбәк дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

- Элемтә операторлары челтәрләрен үз акчалары хисабына үстерә. 2019 елдан масштаблы эш башкарылды, хәзер 2024 ел ахырына кадәр бу күрсәткеч артсын өчен 1700дән артык база станциясен билгеләү яисә, кирәк булган очракта, модернизацияләү максаты куелды, – дип ассызыклады Геннадий Разумикин.

«Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0» федераль проекты кысаларында 242 торак пунктта база станцияләрен эшләтеп җибәрү гамәлгә ашырылуы билгеләп үтелде. Быел тагын 50 элемтә манарасы урнаштыру планлаштырыла, алар былтыргы Бөтенрусия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Халыкның 2022 елдан 2023 елга кадәр активлыгы нәтиҗәсендә, Башкортстан Русия төбәкләре арасында кешеләр үз торак пунктлары өчен биргән тавышлар саны буенча лидерлыкны алып тора.

- 5 августта федераль проект кысаларында 2025 елда төзеләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды, ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мин төбәк халкын тавыш бирүдә катнашуын сорар идем. Моны "Дәүләт хезмәтләре" порталында онлайн эшләргә, яки почта аша Русия Федерациясе Санлы үсеш министрлыгы адресына гариза җибәрергә мөмкин, - дип мөрәҗәгать итте Геннадий Разумикин.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас