Аскын районы 94 ел эчендә шактый үзгәргән һәм үсешкән. Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы биш елда авылларның төзекләндерелүе, матур һәм уңайлы ял итү урыннары төзелү, уңайлы мохит формалашу Башкортстаныбыз өчен аерым бер горурлык хисе өсти.
Республикадан, илдән һәм бөтен дөньядан кунакларны җәлеп итүче “Танып” шифаханәсе киләсе елда 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шифаханә 2005 елда ачылды һәм 18 ел эшләү дәвамында туристлык тармакта лидер булып танылды. Учреждение хезмәтләре республикада гына түгел, Бөтенрусия “Здравница” форумында да билгеләп үтелә. Ул 11 юнәлеш буенча 200 процедура һәм дәвалау төрен тәкъдим итә. Сәламәтләндерү учреждениесендә мансардалы биш катлы ике торак корпус, дәвалау-диагностика блогы, су белән дәвалау йорты, ял үзәге бар. Барлык корпуслар бер-берсе белән тоташкан. Шифаханә берьюлы 218 кешене кабул итә ала.
Шифаханә дә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кебек үк, дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала. Мәсәлән, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында туризм өлкәсендә эшләүче һәм еллык кереме 180 миллион сумнан арткан компанияләрнең дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге турында игълан ителде. “Танып” шифаханәсе әлеге проектка керү өчен заявка биргән беренче оешма булды. Башкортстанда туризм өлкәсендәге 12 компания әлеге гомумдәүләт проектында катнашу критерийларына туры килә.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Танып” учреждениесенең рекреацион потенциалын югары бәяләде.
– Русия төбәкләренең бик азы гына безнең республикадагы кебек шифаханәләре белән мактана ала. Башкортстанда шифаханәләрнең тулы челтәре формалашкан, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров “Танып” шифаханәсенә эш сәфәрләре вакытында. – "Танып" – район икътисадын формалаштыручы предприятиеләрнең берсе. Монда искиткеч табигать шартлары, яхшы матди база, көчле менеджмент бар. Болар барысы да шифаханәне уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә.
Күрүебезчә, авыл җирендә һәм шәһәрләрдә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру, торак пунктларның йөзен яхшырту, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм тергезү – зур финанс инструментлары, көч һәм вакыт таләп итүче күләмле эш. Нәкъ шундый катлаулы эш республика җитәкчелеге һәм район башлыклары тарафыннан эзлекле рәвештә алып барыла.