+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 сентябрь 2024, 16:22

Демография форумына нәрсә турында сөйләштеләр?

Анда Башкортстанның социаль тәҗрибәләрен югары бәяләделәр.

Демография форумына нәрсә турында сөйләштеләр?Демография форумына нәрсә турында сөйләштеләр?
Демография форумына нәрсә турында сөйләштеләр?

Демографиянең актуаль мәсьәләләре хакында Самарада узган Идел буе федераль округының демография форумында хакимият органнары, экспертлар, җәмәгатьчелек вәкилләре фикер алышты. Форумда Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе катнашты.

Демографик чакыруларга җавапларны экспертлар өч дискуссия мәйданчыгында эзләде: "Авыл гаиләсе: авылда туучылар санын ничек арттырырга", "Балалы гаиләләр өчен яшәү шартлары: аларны ничек уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык итәргә", "Күпбалалылыкка ярдәм итү һәм төрле яшьтәге гаилә кыйммәтләрен ныгыту".

Башкортстан корпоратив гаилә һәм демография сәясәтен үстерү буенча үз эшләнмәләрен, "Бала тудыру һәм хатын-кызлар консультациясе" концепциясен тәкъдим итте, гаилә учреждениеләре инфраструктурасын камилләштерү буенча уңай яктан билгеләп үтелде.

Урал Килсенбаев билгеләгәнчә, республикада гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга дәүләт ярдәме социаль сәясәтнең төп өстенлекләренең берсе булды һәм булып кала. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына бирелә торган акча күләме ел саен арта. Республикада күпбалалы гаиләләр өчен 20дән артык төр чара каралган. Әлеге максатларга узган елда якынча 3 миллиард сум акча юнәлтелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас