+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 сентябрь 2024, 16:20

Сибайда кадрлар үзәге төзелә

Беренче модульле кадрлар үзәге төзелә башлады. Проектка стартны шәһәрдә быел июль аенда үткән Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсенең федераль этабын ачу тантанасында Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев бирде.

Сибайда кадрлар үзәге төзеләСибайда кадрлар үзәге төзелә
Сибайда кадрлар үзәге төзелә

Кадрлар үзәгенең гомум мәйданы 234 квадрат метр тәшкил итә. Аны төзүгә республика бюджетыннан 14 миллион сум акча бүленгән.

Проект чикләрендә республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре дә яңыртылачак. Хезмәт күрсәтүдән алып, мәшгульлек үзәкләренең тышкы ягына кадәр яңа булачак.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Сибайдан тыш, мондый модульле үзәкләр, Дуван, Туймазы, Бишбүләк, Бүздәк һәм Мишкә районнарында булачак. Аларны төзүгә бюджеттан 73 миллион сум бүленәчәк. Өстәмә рәвештә тагын 55 миллион сумга якын акча бүленеп, Иглин, Авыргазы, Бакалы һәм Благовар районнарында да шушындый үзәкләр калкачак.

Әлеге көндә республикада шундый 3 үзәк—Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Уфаның Орджоникидзе районында эшләп килә.

Фото һәм оригиналь текст: ataisal.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас