+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 сентябрь 2024, 16:41

“ГеоВызов” II Халыкара геология чемпионаты тәмамланды

Чишмә районындагы «Патриот» паркында дөньяның 11 иленнән: Русия Федерациясеннән, Кытай Халык Республикасыннан, Көньяк Африка, Үзбәкстан, Казахстан, Грузия, Гана, Эфиопия, Гвинея, Зимбабве һәм Мозамбик республикаларыннан геология юнәлешендәге урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашлыгында киң колачлы чараның ябылуы булды. «ГеоВызов» II Халыкара геология чемпионатында 250 кеше катнашты, алар сигез көн эчендә 11 төр ярышны уңышлы узды.

“ГеоВызов” II Халыкара геология чемпионаты тәмамланды“ГеоВызов” II Халыкара геология чемпионаты тәмамланды
“ГеоВызов” II Халыкара геология чемпионаты тәмамланды

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән катнашучыларга рәхмәт белдерде.

- Барыгызны да Башкортстанга геологик ярышларда катнашырга гына түгел, туристлар сыйфатында да чакырабыз. Ышанам ки, бу атна эчендә сез республиканың гүзәллеген күрә, хезмәттәшләрегез белән аралаша һәм дуслаша алдыгыз, - диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, чемпионат кысаларында 11 төрле ярыш узды. "ГеоВызов" нәтиҗәләре буенча Гран-прига «Геоприм» командасы (Санкт-Петербург) ия булды. Приз сыйфатында команда «Башнефтегеофизика»да һәм Карпинский институтында стажировка алачак.

Беренче урынны «Мәскәү ярусы» командасы алды. Алар "Золоторудная компания Павлик" компаниясендә стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.

Икенче урында - «ГеоБарс» командасы (Казан), ул чемпионатны оештыручылардан истәлекле призлар алды.

Өченче урынга «Геологикал» командасы - Уфа Фән һәм технологияләр университеты чыкты. Алар Nordgold халыкара алтын чыгару компаниясендә һәм «Башнефтегеофизика» җәмгыятендә стажировка үтәчәк. «ГеоLogical» командасы «Мангазея» дәүләт корпорациясендә стажировка узу мөмкинлеге алды.

Ун чит ил арасында Үзбәкстаннан «Учкудук» командасы (6нчы урын), Казахстан командасы (10нчы урын), Кытай командасы (12нче урын) иң яхшылардан булды.

Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче Халыкара геология чемпионаты узды. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелде.

Студентлар, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләрендә катнашты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас